2015 елның 18 августына республикада эшсезләр саны кимеде. Татарстанда барлыгы 16408 эшсез кеше бар дип исәпләнә. Соңгы мәгълүматлар буенча, узган атнада республикада эшсезләр саны 51 кешегә кимегән.
Эшсез калучылар саны – 747. Аларның 348 хезмәт урынынннан үз теләге белән киткән булса, 87 кеше оешма ябылу яки штат кыскару нәтиҗәсендә эшсез калган.