Шушы көннәрдә Министрлыкның стационар социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләренең директорлар советы әгъзалары интернат-йортларның директоры Элеонора Серебрякова, Мурат Вәлитов һәм Имаметдин Гәрәев Алтай краеның стационар социаль хезмәт күрсәтү оешаларында булып кайттылар.
Мамонтовский психоневрологик интернатта кунаклар гомуми йортның торак бүлмәләрендә, бүлекчәләрендә булдылар. Зур игътибарга интернат-йортның дәвалау хезмәте лаек. Визит барышында яхшы үсеш алган социомәдәни, хезмәт һәм социаль-коммуникатив реабилитацияләү эше, аның югары үсеш дәрәҗәсе күзгә ташланды.