Бүген Түбән Каманың халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре тарафыннан вакантлы эш урыннары кече ярминкәсе уздырылган. Әлеге чарада районның 6 предприятиесе һәм оешмасы вәкилләре катнашкан.
Эшкә урнашырга теләүчеләр өчен вакансияләр тәкъдим ителде: закройщик, савыт-саба юучы, урам себерүче, сакчы, җыештыручы, пешекче, буяучы, оператор, пешекче һәм башкалар.
Ярминкә барышында оешмалар вәкилләре эш шартлары, эшкә алучыга карата таләпләр белән таныштырган. Кызыксындырган сорауларга җаваплар бирелгән. Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре, үз чиратларында, катнашучыларга хезмәт базарындагы хәл һәм актуаль вакансияләр турында сөйләгән.
Чарага килүчеләрнең 13енә эш урынына юллама тапшырылды.