Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү hәм социаль яклау министрлыгында социаль хезмәт мөнәсәбәтләрен җайга салу буенча республика өч яклы комиссиясе янәшәсендә халыкның тормыш дәрәҗәсе, керемнәре, хезмәткә түләү буенча Координация советының чираттагы утырышы узды.
Координация советы утырышында Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү hәм социаль яклау; финанс; авыл хуҗалыгы; икътисад, сәүдә һәм сәнәгать, төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыклары. Шулай ук совет эшендә ТР буенча РФ Пенсия фонды бүлеге, ТР буенча РФ социаль иминиятләштерү Фондының җирле бүлеге, ТР Прокуратурасы, ТР Дәүләт хезмәт инспекциясе, ТР буенча салым хезмәте Федераль Идарәсе, ТР икътисад һәм социаль тикшеренүләр үзәге, ТР Төзүчеләр Союзы вәкилләре актив катнаштылар.
Координация советының карары буенча предприятиеләр, бурычларын түләп бетерү шарты белән, совет контроле астында калдырылган.