Зәйнең “Шатлык” халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге нигезендә “Дуслык көне” чарасы узды. Социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре мөмкинлекләре чикләнгән балаларны тәрбияләүче 40 гаиләне җыйды.
Әлеге чараның максаты төрле уеннар ярдәмендә тәрбия алучыларда яхшы кәеф булдыру иде.
Бәйрәм кунаклары әкияти пресонажлар белән таныштылар, табышмаклар чиштеләр, уеннарда катнаштылар, биеделәр. Шулай ук урман җәнлекләре белән фотога да төштеләр.