Чистайның “Юлдаш” интернат-йортында Республика көненә багышланган концерт булып узды

2015 елның 26 августы, чәршәмбе

Бүген Чистайның өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында Республика көненә багышланган концерт булып узды. Кичә җөмһүриятебезнең башкаласы – Казанны чагылдырган, Татарстан республикасының гүзәл, игътибарны җәлеп итүче истәлекле урыннарын сурәтләндергән слайдлар белән башланып китте. Белгечләр башкаруындагы җырлар тамашачыларга зур тәэсир ясады. Әлеге җыр бәйләме аларны бәбкә үләнендә тәпи уйнап үскән инеш буйларына, тәмле, хуш ис бөркеп йөрәкне җилкендергән болыннарга, урманнарга, яшьлек еллары узган туган җирләренә алып кайтты.

Гүзәл, матур, бик күп милләтләрне үз канаты астына җыеп яшәп килгән Татарстан Республикасы киләчәктә дә чәчәк атсын дигән теләк белән концертн тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International