Чистайның "Салават күпере" үзәгендә "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" хәйрия акциясенә йомгак ясаганнар

2015 елның 27 августы, пәнҗешәмбе

Бүген Чистайның “Салават күпере” халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә  "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" хәйрия акциясенә йомгак ясалган. Әлеге чара гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсендә уздырылган. Акциянең максаты күпбалалы һәм аз тәэмин ителгән гаиләләрдә тәрбияләнүче, шулай ук сәламәтлек  мөмкинлекләре чикле балаларга ярдәм күрсәтүдән гыйбарәт булган.

Чара ахырында белгечләр балаларны бәйрәм белән котлады, булачак беренче сыйныф укучыларына мәктәп кирәк-яраклары тутырылган букчалар тапшырылды.

Бәйрәмдә барлыгы 10 бала катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International