Бүген Балтачның "Наз" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең тернәкләндерү булекчәсенә Субаш авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре хәйрия концерты белән килделәр. Хәлил Фаизов җитәкчелегендә оештырылган бу концерт бик күңелле узды. Концертта яңгыраган татар җырлары, дәртле биюләр, гитарада, курайда моңлы көйләр тернәкләнүчеләрнең күңелләрен күтәреп җибәрде. Әлеге чара төрле шаян мәзәкләр, такмаклар белән бергә үрелеп барды. Катнашучылар тернәкләнүчеләр белән бергә яшьлекләрен искә алып яшьлек җырларын җырлап, биеп тә алды.
“Наз” да тернәкләнү узучы инвалидлар, пенсионерлар Субаш авылы мәдәният йорты хезмәткәрләренә теләкләрен, рәхмәтләрен җиткерделәр.