Яшел Үзәннең халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенең мобиль офисы астында һөнәри юнәлеш бирүче чаралар белән районда урнашкан авылларга чыгуны дәвам итә. Бүген мондый чара Осиново авылында булып узды.
Балалар һәм өлкәннәр профориентацион уен һәм конкурсларда актив катнаштылар, үзләренең иҗади сәләтләрен күрсәттеләр. Чара барышында катнашучыларның профессияләр турында хәбәрдар булулары, зирәклеге, җиңүгә омтылышлары чагылды.
Теләүчеләр үзәкнең мобиль офисында компьютер тестлары үтә алдылар.