ЯҢАЛЫКЛАР


13
сентябрь, 2015 ел
якшәмбе

Татарстан Республикасында уздырыла торган “Игелек атналыгы – изге эшләр эстафетасы” #ИГЕЛЕКЛЕТАТАРСТАН акциясы кысаларында Алабуганың өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында яшәүчеләр “Минем яраткан парк” дип исемләнгән савыктыргыч мастер-класста, төрле акцияларда катнашты.

Бүген Зәйнең халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге "Шатлык" базасында "Игелек атналыгы – изге эшләр эстафетасы" акциясе кысаларында "Сугыш турында сөйләшик" чарасы узды.


11
сентябрь, 2015 ел
җомга
4 сентябрь көнне “Корстон” күңел ачу үзәгендә “Гражданнарга социаль хезмәт күрсәтү нигезләре" федераль законын тормышка ашыру буенча киңәшмә узачак.

Бүген Яшел Үзәннең халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре Аеш гомуми урта белем бирү мәктәбе укучыларына һөнәри юнәлеш бирүче "Мин һөнәр сайлыйм" дип исемләнгән чара оештырды.

Татарстан Республикасының 1992 нче елның 19 нчы февраленнән "Татарстан Республикасының бәйрәм һәм истәлекле көннәре" дигән    № 1448-XII Законы нигезендә 24 нче сентябрь Корбан бәйрәме - эшләми торган бәйрәм көн булачак.

Бүген Теләченең “Опека” халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге белгечләре игелек атнасы кысаларында үзәк карамагы астында торучыларга кунакка барып, аларга ярдәм иттеләр. Әлеге чарада шулай ук “Волонтер - Теләче” активистлары да катнашты.

Бүген Әлмәтнең “Опека” халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге белгечләре игелек атнасы кысаларында асфальтта рәсемнәр конкурсы узды.

Бүген Менделеевскийның “Кама таңнары” балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында игелек атнасы кысаларында “Курочка Ряба” әсәрен сәхнәләштерделәр.

10 сентябрь көнне Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы уку-укыту өчен Татарстан Республикасы бюджеты исәбеннән каралган, дәүләт аккредитациясе алган урта һөнәри һәм югары белем бирүче оешмалар арасында 2016/2017 уку елына конкурс игълан итте.

Шушы көннәрдә Алексеевскийның “Забота” балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында “Индивидуаль программа буенча балигъ булмаганнарга социаль хезмәт күрсәтүне гамәлгә ашыруга анализтемасы буенча күчмә зона чарасы узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International