Яшел Үзәннең халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре Аеш урта мәктәбендә һөнәри юнәлеш бирүче чара үткәрде

2015 елның 11 сентябре, җомга

Бүген Яшел Үзәннең халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре Аеш гомуми урта белем бирү мәктәбе укучыларына һөнәри юнәлеш бирүче "Мин һөнәр сайлыйм" дип исемләнгән чара оештырды.

8-11 сыйныф укучыларына профессия сайлау буенча психологик-диагностик тест узарга тәкъдим ителде. Яшүсмерләр һөнәрләрнең төре һәм квалификациясе буенча мәгълүматлар алды, зур ихтыяҗ белән соралган эш урныннары хакында белделәр.

Оештыручылар сүзләренә караганда, мондый очрашулар югары класста укучы балаларга профессияләр турында күбрәк белегә, киләчәктә һөнәр сайларга ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International