Бүген Зәйнең халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге "Шатлык" базасында "Игелек атналыгы – изге эшләр эстафетасы" акциясе кысаларында "Сугыш турында сөйләшик" чарасы узды.
Чара барышында балалар белән сугыш, совет солдатларының батырлыгы, тарихи вакыйгалар хакында сөйләшү алып барылды. Чара ахырында балалар матур рәсемнәр ясады.