Казанда яңа федераль законны куллануның беренче нәтиҗәләре хакында фикер алышачаклар

2015 елның 11 сентябре, җомга

4 сентябрь көнне “Корстон” күңел ачу үзәгендә “Гражданнарга социаль хезмәт күрсәтү нигезләре" федераль законын тормышка ашыру буенча киңәшмә узачак.

Киңәшмә Россия Федерациясе субъектларында, идел Буе Федераль округында яңа федераль законны куллану барышында туган проблемаларны барлауга, фикер алышуга багышланган.

Киңәшмәгә халыкны социаль яклау өлкәсендә Россия Федерациясе субъектларының идел Буе федераль округы башкарма хакимият органнары җитәкчеләре чакырылган.

Пленар утырыш барышында Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы җитәкчесе Эльмира Зарипова тарафыннан яңа норматив-хокукый шартларда социаль хезмәт күрсәтү буенча республика тәҗрибәсе тәкъдим ителәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International