Бүген Менделеевскийның “Кама таңнары” балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында игелек атнасы кысаларында “Курочка Ряба” әсәрен сәхнәләштерделәр.
Балалар беренче тапкыр үзләрен артист ролендә сынап карадылар. Шулай ук шатланып һәм кызыксыну белән викторина сорауларына җавап бирделәр, энтузиазм белән эстафетада катнаштылар.