Татарстан Республикасында уздырыла торган “Игелек атналыгы – изге эшләр эстафетасы” #ИГЕЛЕКЛЕТАТАРСТАН акциясы кысаларында Алабуганың өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында яшәүчеләр “Минем яраткан парк” дип исемләнгән савыктыргыч мастер-класста, төрле акцияларда катнашты.
Изге эшләр атналыгы интернат-йортта яшәүчеләр өчен “Сәламәтлек кулыбызда” дип аталган савыктыргач чара белән башланып китте. Монда «Алтын яшь» отряды активистлары һәм Алабуганың балалар йортынды тәрбияләнүчеләр дә катнашты. Чара күңелле гимнастика, спорт ярышлары, җанатарлар өчен конкурслар белән үрелеп барды.
Икенче көнне җавап итеп «Алтын яшь» хәйрия отряды бәйрәм открыткалары ясау буенча “Чын күңелдән” дип исемләнгән мастер-класс уздырды. Шәһәрнең иҗат коллективлары тарафыннан җырлы-биюле концерт программасы да оештырлган иде.
Киләсе чара Алесандровский паркында “Минем яраткан парк” исеме астында узды. Монда “Алтын яшь” волонтерлары өмә уздырды. Паркны чүптән, ботаклардан арындырды, юлларны себерде.