Министрлык белем бирү оешмалары арасында конкурс игълан итте

2015 елның 11 сентябре, җомга

10 сентябрь көнне Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы уку-укыту өчен Татарстан Республикасы бюджеты исәбеннән каралган, дәүләт аккредитациясе алган урта һөнәри һәм югары белем бирүче оешмалар арасында 2016/2017 уку елына конкурс игълан итте.

Әлеге бәйгенең максаты булып Татарстан Республикасы бюджеты акчалары исәбеннән урта һөнәри һәм югары белем бирү өчен кадрлар әзерләүче мәгариф оешмаларын сайлап алу тора.

Конкурс документлары Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы сайтында, "Конкурслар"бүлегендә урнаштырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International