Балигъ булмаганнар эшләре буенча инспекторы Түбән Кама приютында булып кайтты

2015 елның 23 октябре, җомга

Шушы көннәрдә Түбән Каманың “Балкыш” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре һәм балигъ булмаганнар эшләре буенча инспекторы Анна Әхмәтҗанова тарафыннан приют карамагындагы кызлар белән чара үткәрелде.

Инспектор тәрбияләнүчеләргә аларның хокуклары һәм вазыйфалары турында сөйләде, кызыксындырган сорауларга җаваплар бирде.  Очрашу ахырында белгеч приют кагыйдәләрен истән чыгармаска, җәмгыять алдында үз-үзеңне дөрес тотуга басым ясады.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International