Буаның "Гармония" үзәгендә балалар өчен чара үткәрелде

2015 елның 23 октябре, җомга

Шушы көннәрдә Буа районы "Гармония" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре  Буаның туган якны өйрәнү музеена эскурсия оештырганнар. Биредә ведомствоара учетта торучы гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар катнашкан.

Чараның максаты балаларда туган як тарихына карата ярату, ихтирамлы мөнәсәбәт уятудан гыйбарәт булган. Балалар экскурсоводны бик кызыксынып тыңлаганнар. Бөек Ватан сугышы чоры экспонатлары белән танышканнар. Чара ахырында балалар уй-фикерләре, хисләре белән уртаклашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International