Лаешның “Алтын көз” үзәгендә хәйриячеләр өчен семинар оештырылды

2015 елның 26 октябре, дүшәмбе

Кичә Лаешның "Алтын көз" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә Республиканың социаль хезмәт күрсәтү мәгълүмати-методик үзәге белгечләре тарафыннан хәйриячеләр өчен өйрәтү семинары оештырылды.

Катнашучылар “Өлкән яшьтәгеләр белән эшләүче хәйриячеләр технологиясе” белән танышып, фикер алышты. Шулай ук пенсионерларның буш вакытларын тернәкләндерүгә юнәлтү буенча мастер-класс та оештырылды.

Чара барышында хәйриячеләр белемнәре һәм осталыклары белән уртаклашты. Ә “Алтын көз” үзәге белгечләре, үз чиратында, балигъ булмаганнар белән эшләүдә кулланыла торган алымнар турында сөйләде

Мастер-класстан соң катнашучыларга сертификатлар тапшырдылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International