Татарстанда яшәүче 500 гә якын кеше “Россиядә эш” гомумроссия мәгълүмати-аналитик вакансия системасы базасында резюмесын урнаштырган. Аларның 100е башка районга күчү мөмкинлеге барлыгын белдергән. Якынча 40 кеше эшләү өчен читкә китәргә әзер булуын белдергән. Бу турыда бүген "Татар-информ" матбугат конференциясендә ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау Министры Эльмира Зарипова белдерде.
“Россиядә эш” порталында иң күп вакансия урнаштыручылар Казан, Яр Чаллы, Түбән Кама, Алабуга, Яшел Үзән, Әлмәт эш бирүчеләре. Бүгенге көндә Татарстанда 15,9 мең кеше халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә эшсез дип теркәлеп, исәптә тора.