Шушы көннәрдә Түбән Каманың “Веста” гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәге белгечләре тарафыннан парклар һәм скверлар елы кысаларында Габдулла Тукай исемендәге парк территориясендә мастер-класс узды. “Тылсымлы яфрак" чарасы көзге яфраклардан кул эшләнмәләре ясауга багышланган.
Социаль педагог чара барышында балаларга яфраклардан нинди кызыклы картиналар ясарга мөмкин икәнлеген күрсәтте. Теория өлешеннән соң балалар куанып эшкә кереште.