Министрлык вәкилләре Чистайның халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенең эшчәнлеген тикшерде

2015 елның 25 ноябре, чәршәмбе

9ыннан алып 17 ноябрьгә кадәр Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының вәкаләтле вәкилләре тарафыннан Чистай районының халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенең  халыкны эш белән тәэмин итү буенча дәүләт гарантияләрен үтәү, инвалидларны эшсез сыйфатында теркәү буенча эшчәнлеген тикшерде. Әлеге тикшерү Россия Федерациясенең "Халыкны эш белән тәэмин итү турында" Законы һәм башка норматив хокукый актлар нигезендә мәшгульлек үзәгенең эшчәнлеген яхшырту максаты белән башкарыла.

Тикшерү нәтиҗәсендә эш белән тәэмин итү өлкәсендә дәүләт хезмәтләрен алучылар регистрындагы мәгълүматның чынлыктагы фактлар белән тәңгәл килмәве, эшсез дип танудан нигезсез баш тарту; эшсезлек буенча акчалата түләүне туктату, дәүләт хезмәтләре күрсәтү буенча административ регламент нигезендә эш башкармау кебек ялгышлыклар ачыкланган.

Тикшерү нәтиҗәләре буенча актлар төзелеп, табылган кимчелекләрне юк итергә боерык биреләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International