Әниләр көне уңаеннан «Богородский рай» үзәгендә бәйрәм кичәсе үтте

2015 елның 26 ноябре, пәнҗешәмбе

Бүген Кама Тамагы бистәсендә Халыкара әниләр көненә багышланган «Минем белән сөйләшче, әни…» дигән чара үткәрделәр.

Очрашуны «Богородский рай» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белән бергә «Радуга» №1 балалар бакчасы укучылары оештырдылар.

Бу көнне Туфан Миңнуллин исемендәге паркта балалар кечкенә концерт оештырдылар. Концерттан соң өлкәннәр балалар белән хәрәкәтле уеннар уйнады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International