Парклар һәм скверлар елы кысаларында Минзәлә халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре Җиңү паркында «Без сәламәт яшәү рәвеше өчен!» дип исемләнгән савыктыргыч спорт чарасы оештырды. Әлеге чарада өлкән яшьтәге гражданнар да катнашты.
Медицина хезмәткәре җитәкчелеге астында пенсионерлар паркта физик күнегүләр ясадылар.
Социаль хезмәткәрләр хәрәкәтчән уеннар, конкурслар оештырдылар.
Чара ахырында пенсионерларга «Сак булыгыз – мошенниклар» дип аталган белешмәлекләр өләштеләр.