Шушы көннәрдә парклар һәм скверлар елы кысаларында Яр Чаллының "Ышаныч" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре карамактагылар белән "Мәдәният һәм Ял Паркы"на сәламәтләнү максатыннан йөрергә чыктылар.
Скандинавия йөреше өчен таяклар алып, инструктаж үткәннән соң, 20 кешедән торган төркем парк ягына таба кузгалдылар. Катнашучыларның уңай кәеф һәм актив тормыш позициясен саклаулары сөендерде.
Әлеге йөрү шәһәр халкының игътибарын җәлеп итте. Кысыксынучыларга үзәкнең эш юнәлешләре турында мәгълүмат җиткерелде, буклетлар һәм мәгълүмати материаллар таратылды.