Бүген Чистай паркының «Скарятин бакчасында» «Салават күпере» балаларга һәм гаиләгә социаль ярдәм күрсәтү үзәге белгечләре "Мангуст" яшүсмер волонтерлар отряды белән берлектә “Гаиләдә хатын-кыз өстендә көч” дигән белешмәлекләр тарату акциясе үткәрде.
Бу чара гражданнарның әлеге проблемага игътибарларын җәлеп итү максаты белән оештырылды.