ЯҢАЛЫКЛАР


9
декабрь, 2015 ел
чәршәмбе

Бүген «Я сам» балалар үсеше үзәге аниматорлары Элина Сычева һәм Андрей Поляков Яр Чаллы «Солнышко» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге балаларын котлады.

Биектауның "Өмет" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре инвалидлар декадасы кысаларында инвалид балалар тәрбияләүче ата-аналар өчен "Арт-терапия остаханәсе: - бәхет агачы" дәресе уздырды.

Кичә инвалидлар ункөнлеге кысаларында Тукай районы "Шәфкать" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре Татарстан Республикасы төбәк иҗтимагый инвалидлар оешмасы белән берлектә Теләнче-Тамак интернат-йорты карамагындагылар өчен сынашу-күңел ачу программасын оештырды. 

Инвалидлар декадасы кысаларында Лаешның тернәкләндерү үзәге мөмкинлекләре чикле балаларын Лаеш мәктәп-интернат укучылары тәбрикләде.


8
декабрь, 2015 ел
сишәмбе

Чистайның "Салават күпере" гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәге белгечләре мөмкинлекләре чикле булган, мөстәкыйль рәвештә йөри алмаган инвалид балалар өчен сказкотерапия оетырдылар. 

Шушы көннәрдә Татарстан Республикасы Хөкүмәте сыйфат өчен премияләрен тапшыру буенча оештырган конкурсына йомгак ясады.

Казанның "Здравушка" мөмкинлекләре  чикле  балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә ата-аналар өчен тематик түгәрәк өстәлләр узды.

Яр Чаллының  "Кояшкай" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә матурлык салоны "Галатея" осталары Гөлнара Салихова һәм Настя Советникова булып кайтты.

Инвалидлар декадасы кысаларында Кукмараның  "Милосердие" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге белгечләре "Игелек сәгате" акциясе уздырды.

Чистайның "Салават күпере"  гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәге белгечләре сәнгать мәктәбе хезмәткәрләре белән берлектә инвалид балалар өчен аппликация ясау буенча мастер-класс оештырды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International