Биектауның "Өмет" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре инвалидлар декадасы кысаларында инвалид балалар тәрбияләүче ата-аналар өчен "Арт-терапия остаханәсе: - бәхет агачы" дәресе уздырды.
Оештыручылар ассызыклаганча, инвалид баланы тәрбияләү – бик зур хезмәт, чөнки мондый балалар аерым игътибар таләп итә. Нәкъ менә шуңа күрә әниләр өчен иҗади потенциалыны үстерүгә юнәлтелгән дәрес оештырылды.
Дәрес барышында әниләр үз куллары белән "бәхет агачы" ясады, шулай итеп вакытны күңелле уздырды.