Уңган-булган мастер-чәчтарашлар Яр Чалланың "Кояшкай" үзәгендә булып кайттылар

2015 елның 8 декабре, сишәмбе

Яр Чаллының  "Кояшкай" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә матурлык салоны "Галатея" осталары Гөлнара Салихова һәм Настя Советникова булып кайтты. Әлеге очрашу  инвалидлар декадасы уңаеннан традицион рәвештә үтте.

Оста куллар тернәкләнүчеләрнең һәм аларның әти-әниләренең тышкы кыяфәтенә үзгәрешләр кертте.

Үзәк администрациясе чараны оештыруда катнашкан барлык битараф булмаган кешеләргә рәхмәтләрен җиткерде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International