Чистайның "Салават күпере" гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәге белгечләре сәнгать мәктәбе хезмәткәрләре белән берлектә инвалид балалар өчен аппликация ясау буенча мастер-класс оештырды. Әлеге чара инвалидлар декадасы кысаларында "Минем яраткан песием" исеме астында узды.
Педагоглар балаларны төсле кәгазьләрдән файдаланырга, аларны дөрес кисәргә өйрәтте. Соңыннан алар үзләре уйлап чыгарып төрле аппликацияләр ясады.
Балалар чын күңелдән сәнгать мәктәбе педагоглары һәм үзәк белгечләренә рәхмәтләрен белдерде.