Казанның "Здравушка" тернәкләндерү үзәгендә әти-әниләр өчен түгәрәк өстәлләр узды

2015 елның 8 декабре, сишәмбе

Казанның "Здравушка" мөмкинлекләре  чикле  балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә ата-аналар өчен тематик түгәрәк өстәлләр узды.

Беренче түгәрәк өстәл күптән түгел үз көченә кергән 348нче номерлы "Балалары булган гаиләләргә дәүләт ярдәменең өстәмә чаралары турында"гы Федераль законга кагылышлы иде. 

Вахитов районы пенсия фонды бүлегенең әйдәп баручы белгеч-эксперты  Галина Абдрашитова яңа закон турында сөйләде, ата-аналарның сорауларына җавап бирде. 

Икенче түгәрәк өстәл эшкә урнашу, яңадан укуга багышланган иде. Биредә Вахитов районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенең  эшкә урнаштыру һәм  эш белән тәэмин итүдә ярдәм күрсәтү  бүлеге җитәкчесе Гөлназ Гыйльмуллина лекция укыды һәм сорауларга җавап бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International