Инвалидлар декадасы кысаларында Кукмараның "Милосердие" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге белгечләре "Игелек сәгате" акциясе уздырды. Әлеге акциянең төп максаты инвалид бала белән индивидуаль дәрес оештырудан гыйбарәт.
Әлеге чара "Иҗтимагый инициатива – 2014" республика социаль проектлар конкурсы кысаларында үтә.
Проектның җитәкчесе Г. Шакирҗанова ДЦП диагнозы куелган бала янында булып кайтты. Аның белән күнегүләр эшләде, бармак уеннары уйнады. Аннан соң кул эшләнмәсен башкарды.
Бала һәм аның әнисе тернәкләндерү үзәге хезмәткәрләренә игътибарлары булганнары, истәлекле бүләк һәм тәм-томнар өчен рәхмәтен белдерде.