Чистайның "Салават күпере" гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәге белгечләре мөмкинлекләре чикле булган, мөстәкыйль рәвештә йөри алмаган инвалид балалар өчен сказкотерапия оетырдылар.
Укучылар бармак курчакларыннан файдаланып "Теремкәй" әкиятен куюда катнашты. Бу дәрес балаларга зур шатлык хисе китерде.