ЯҢАЛЫКЛАР


14
декабрь, 2015 ел
дүшәмбе

Арчаның 2нче урта гомум белем мәктәбе укучылары "Исток надежды" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә балалар һәм аларның әти-әниләренә "Һәрвакыт булсын кояш" дип исемләнгән концерт программасын күрсәтте. 

16 декабрьдә "Халыкара мигрант көне: Татарстан Республикасында мигрантларны  социаль адаптацияләү һәм интеграцияләү чараларын гамәлгә ашыру буенча" массакүләм мәгълүмат чаралары өчен брифинг узачак.

Шушы көннәрдә Түбән Каманың "Балкыш" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр борынгы самавырлардан торган гадәти булмаган күргәзмә карап кайттылар.

"Табигатьнең терелтүче көче" проекты һәм инвалидлар декадасы кысаларында Алабуганың өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йорты хезмәткәрләре биологик үзәк белән берлектә күчмә чара оештырдылар.

Инвалидлар декадасы ябылу кысаларында гражданлык хәле актларын теркәү идарәсендә мөмкинлекләре чикле балалар тәрбияләүче гаиләләрне хөрмәтләү тантанасы узды.


11
декабрь, 2015 ел
җомга

Лаешның мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә инвалидлар ункөнлегенә йомгак ясалды, ул радицион рәвештә декабрь башында уза.

Кичә Арчаның "Мәрхәмәтлек үзәге" халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгендә "Чишмә" ветераннары белән очрашу узды. 

Балигъ булмаганнар арасында көч куллану һәм мәрхәмәтсез карашныны кисәтү максатыннан Түбән Каманың  "Веста" гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге психологы Наталья Емельянова дәрес үткәрде. 

14нче декабрь көнне сәгать 12.00 дән 20.00 гә кадәр Россия Федерациясе Конституциясе көнендә Россия Федерациясе Президенты кушуы буенча дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнарында  Гомумроссия гражданнарны кабул итү көне узачак.

17 декабрь көнне Кадрлар әзерләү буенча региональ укыту үзәге базасында эш урыннары ярминкәсе узачак.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International