17 декабрь көнне Кадрлар әзерләү буенча региональ укыту үзәге базасында эш урыннары ярминкәсе узачак. Әлеге чарага килүчеләр предприятиеләрнең вәкилләре белән очраша, булган вакансияләр турында мәгълүмат, хезмәт һәм мәшгульлек сораулары буенча белешмәләр ала алачак.
Ярминкә барышында оешмалар вәкилләре эш шартлары, эшкә алучыга карата таләпләр белән таныштырачак. Казанлыларны кызыксындырган сорауларга җаваплар биреләчәк. Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре, үз чиратларында, катнашучыларга хезмәт базарындагы хәл һәм актуаль вакансияләр турында сөйләр дип көтелә.
Ярминкә Казан шәһәре, Зинин урамы, 3нче йорт адресы буенча бинада узачак. Башлана 9.00 сәгатьтә.
Белешмәләр алу өчен телефон: 224-86-66