"Табигатьнең терелтүче көче" проекты һәм инвалидлар декадасы кысаларында Алабуганың өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йорты хезмәткәрләре биологик үзәк белән берлектә күчмә чара оештырдылар.
Интернат-йортта яшәүчеләр бүлмәләреннән чыгып, башкалар белән аралаша алмаганлыктан, тиз депрессиягә һәм стресска бирелә. Әлеге чараны нәкъ шундый кешеләр өчен оештырдылар.
Биредә өлкәннәр куян, ташбака, диңгез дуңгызчыкларын күрә алды. Барлык теләүчеләр берничә сәгать дәвамында алар артыннан күзәтте.
Укучылар өлкәннәргә үз куллары белән ясаган чәчәкләр бүләк иттеләр.