Арчаның "Исток Надежды" үзәгендә "Һәрвакыт булсын кояш" исеме астында концерт программасы узды

2015 елның 14 декабре, дүшәмбе

Арчаның 2нче урта гомум белем мәктәбе укучылары "Исток Надежды" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә балалар һәм аларның әти-әниләренә "Һәрвакыт булсын кояш" дип исемләнгән концерт программасын күрсәтте. 

Үзәк тәрбиячесе Фәния Мусолямова әйтүенчә, бу концертка оештыручылар да, балалар да бик җитди карадылар.Тамашачылар рәхәтләнеп яшь артистларга кушылып җырладылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International