Шушы көннәрдә Түбән Каманың "Балкыш" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр борынгы самавырлардан торган гадәти булмаган күргәзмә карап кайттылар.
Балаларга самавырның барлыкка килү тарихын, аның төрләре турында сөйләделәр. Һәр бала эксклюзив экспонатлар күреп, аларны тотып карый алды.
Моннан тыш, күргәзмәдә балалар башка төр самыварлар белән дә танышты.
Күргәзмә "Минем гаилә тарихының өлеше" бөтенроссия акциясе кысаларында узды.