Лаешның тернәкләндерү үзәгендә инвалидлар ункөнлегенә йомгак ясадылар

2015 елның 11 декабре, җомга

Лаешның мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә инвалидлар ункөнлегенә йомгак ясалды.

Декаданың беренче көннәрендә биредәге балаларны Лаешның 3нче урта мәктәбеннән "Битлек" иҗат коллективы котлады. Алар "Бүре һәм сигез кәҗә" музыкаль әкиятен күрсәтте. 

Моннан тыш, балалар мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен "Йөрәктән йөрәккә" иҗат фестивалендә катнашты. Монда алар  "Әкият илендә" дип исемләнгән театральләштерелгән тамаша тәкъдим итте. 

Шулай ук ункөнлек кысаларында иҗади кичәләр, спорт-савыктыру чаралары, хокукый тәрбияләү буенча балалар һәм аларның әти-әниләре белән очрашулар оештырылды. 

Тернәкләндерү үзәге белгечләре балаларга бәхет һәм тормашлары якты вакыйгаларга бай булуын теләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International