Министрлыкта Гомумроссия гражданнарны кабул итү көне уза

2015 елның 11 декабре, җомга

14нче декабрь көнне сәгать 12.00 дән 20.00 гә кадәр Россия Федерациясе Конституциясе көнендә Россия Федерациясе Президенты кушуы буенча дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнарында  Гомумроссия гражданнарны кабул итү көне узачак.

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгында гражданнарны кабул итү Казан шәһәре, Волгоград урамы, 47 нче йорт адресы буенча үткәрелә.

Гражданнарны кабул итү барышында түбәндәге сораулар каралачак:

-        куелган тәртиптә  хезмәт белән идарә итү;

-        хезмәткә түләү, хезмәт мөнәсәбәтләрен көйләү;

-        хезмәтне саклау белән идарә итү;

-        халыкны эш белән тәэмин итүдә өлкәсендә эшне оештыру һәм көйләү;

-        социаль яклау белән идарә итү: шул исәптән:

-        куелган тәртиптә социаль ярдәм бирүне идарә итү;

-        авыр тормыш очракларында булган гражданнарга  социаль хезмәт күрсәтү белән идарә итү;

-        инвалидларның тормыш мәсьәләрен тәэмин итү белән идарә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International