Шушы көннәрдә Балтачның "Наз" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә социаль-тернәкләндерү бүлек карамагындагылар өчен язучы Фәридә Шакирова белән очрашу кичәсе узды.
Кичә Баулының "Шәфкать" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге базасында мөмкинлекләре чикле балалар тәрбияләүче ата-аналар белән очрашу узды.
Шушы көннәрдә Балтач районында Бөек Ватан сугышы ветераны Зөлһәбирә Вахитова 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
Кичә Түбән Каманың "Балкыш" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында 2014-2016 елларда яшьләргә Патриотик тәрбия бирү ярдәмче программасы кысаларында "Сугыш Кайтавазы" дип исемләнгән чара узды.
Яр Чаллының "Ышаныч" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре, авыр тормыш хәлендә калган гражданнарга ярдәм күрсәтү йөзеннән, даими рәвештә иҗтимагый җирле үзидарә рәисләре белән очрашулар уздыра.
Кичә Балтачның "Наз" социаль - тернәкләндерү бүлекчәсендә тернәкләнү узучылар Чепьяда урнашкан янгыннан саклау бүлегендә экскурсиядә булып кайттылар.
3 февральдә Казанның Яңа Савин халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә вакантлы эш урыннары ярминкәсе узачак.
Бүген Бөгелмәнең халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы карамагындагы учреждениеләрдә эшләүче хезмәткәрләр өчен 5S системасы буенча зона өйрәтү семинары узды.
Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү hәм социаль яклау министрлыгында социаль хезмәт мөнәсәбәтләрен җайга салу буенча республика өч яклы комиссиясе янәшәсендә халыкның тормыш дәрәҗәсе, керемнәре, хезмәткә түләү буенча Координация советының чираттагы утырышы узды. Аның төп темасы оешмалар тарафыннан үтәлә торган мәҗбүри социаль, пенсия, медицина иминиятләштерүләре өчен түләүләр, хезмәт хакын вакытында түләмәү буенча финанс-икътисадый хәл һәм бурычларны каплау мәсьәләләре буларак яңгырады.
3 февральдә Казанның Яңа Савин халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә вакантлы эш урыннары ярминкәсе узачак.