Түбән Каманың "Балкыш" приютында ветераннар белән очрашу узды

2016 елның 30 гыйнвары, шимбә

Кичә Түбән Каманың "Балкыш" балалар һәм яшүсмерләр  өчен социаль приютында 2014-2016 елларда яшьләргә Патриотик тәрбия бирү ярдәмче программасы кысаларында "Сугыш Кайтавазы" дип исемләнгән чара узды.

Чараның төп кунагы  Бөек Ватан сугышы ветераны - Альбина Адылева булды. Ул балаларга илбасарлардан Ленинградны азат итү хакында сөйләде. 

Чара чәй табыны артында тәмамланды. Альбина Николаевнага балалар үз куллары белән әзерләгән сувенир бүләк итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International