Шушы көннәрдә Балтач районында Бөек Ватан сугышы ветераны Зөлһәбирә Вахитова 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
Балтач муниципаль район башлыгы Рамил Нотфуллин, район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина, социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе мөдире Әнисә Хәйруллина, Куныр авыл җирлеге башлыгы Зиннур Әсхәдуллин, җаваплылыгы чикләнгән “Якты юл” җәмгыяте рәисе Раиф Хакимовлар юбилярны котлап, изге теләкләрен җиткерделәр Президент Владимир Путиннын котлау открыткасын, Балтач муниципаль район башлыгы, авыл җирлеге һәм соңгы эш урыныннан бүләк-күчтәнәчләр тапшырдылар.