Шушы көннәрдә Балтачның "Наз" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә социаль-тернәкләндерү бүлек карамагындагылар өчен язучы Фәридә Шакирова белән очрашу кичәсе узды. Шулай ук биредә Чепья гомуми белем бирү мәктәбе укучылары һәм укытучылары катнашты.
Фәридә Гарифзяновна кунакларга үзенең тормыш юлы, иҗатын башлаган беренче адымнары турында сөйләде. Әлеге кичә шигырьләр белән үрелеп барды.
Аннары очрашуда катнашучылар үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр. Үзәк белгечләре билгеләвенчә, тернәкләнү үтүчеләр уңай тәэсирләр туплады.