Кичә Балтачның "Наз" социаль - тернәкләндерү бүлекчәсендә тернәкләнү узучылар Чепьяда урнашкан янгыннан саклау бүлегендә экскурсиядә булып кайттылар.
Экскурсияне бүлекчә җитәкчесе Радик Мингазов үткәрде. Ул иң элек бүлекчә эшчәнлеге, бүлекчәнең көн тәртибе белән таныштырды, янгын вакытында үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен искәртте, быелгы гыйнвар аенда булган янгыннар турында сөйләде.
Экскурсия барышында Радик Махмут улы янгын вакытында коткаручылар кия торган махсус киемнәр, янгын сүндерү машиналары нинди җайланмалар белән җиhазландырылган, юл-транспорт хәлакәте вакытында кулланыла торган җайланмалар турында да сөйләде. Янгын чыга калса, хәбәр итү өчен телефон номерларын әйтеп үтте. Бу экскурсия тернәкләнү узучыларда зур кызыксыну уятты.