Бүген Бөгелмәнең халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы карамагындагы учреждениеләрдә эшләүче хезмәткәрләр өчен 5S системасы буенча зона өйрәтү семинары узды.
Семинарда Азнакай, Баулы, Бөгелмә, Лениногорск һәм Ютазы районнары халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләреннән 15 белгеч катнашты.
Кереш сүз белән Бөгелмәнең халыкны эш белән тәэмин итү үзәге җиткәчесе Елена Гиршович чыгыш ясады. Ул әлеге системаның төп принциплары һәм алымнары турында сөйләде.
Тәҗрибә күрсәткәнчә, мондый семинарлар 5S системасын гамәлгә ашыру буенча уңай тәҗрибә белән уртаклашырга, көндәлек тормышта актив кулланырга мөмкинлек бирә.
Чыгышлардан соң оештыручылар катнашучыларга әлеге тематика буенча мәгълүмати буклетлар да таратты.