Кичә Баулының "Шәфкать" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге базасында мөмкинлекләре чикле балалар тәрбияләүче ата-аналар белән очрашу узды.
Җыелыш барышында катнашучылар мөмкинлекләре чикле балалар белән үткәрелә торган түгәрәкләр турында сөйләштеләр. Шулай ук "Шәфкать" үзәге белгечләре, социаль яклау бүлеге вәкилләре белән уртак эшчәнлек алып бару турында фикер алыштылар.