ЯҢАЛЫКЛАР


8
февраль, 2016 ел
дүшәмбе

11 февраль көнне Әлмәтнең халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә вакантлы эш урыннары ярминкәсе узачак.

10 февраль көнне Саба районының  халыкны эш белән тәэмин итү үзәге Саба аграр көллияте базасында вакантлы эш урыннары ярминкәсе үткәрәчәк.

11 февраль көнне Яр Чаллы шәһәре халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә вакансияләр ярминкәсе узачак.

Түбән Каманың "Веста" гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге социаль педагогы Илиза Султанова "Әкитяләр үзәне" дип исемләнгән чара оештырды. Әлеге чара инвалид балаларны социальләштерү, әкиятләр һәм иҗади үсешкә мәхәббәт тәрбияләү максатыннан узды. 

Биектауның "Өмет" гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белегечләре социаль куркыныч хәлдәге гаиләләрнең тормыш шартларын тикшерүне дәвам итә.

Шушы көннәрдә Кама Тамагының "Богородский рай" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә музыкаль-шигъри концерт узды. 

11 февраль көнне Казанның Авиатөзелеш районының халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә ИП Юнысов катнашында эш бирүчеләр көне узачак.

11 нче февраль көнне Казанның Идел буе халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә вакантлы эш урыннары кече ярминкәсе уздырылачак.

Шушы көннәрдә Бөгелмәнең "Берег Надежды" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында  чираттагы "Сәламәтлек дәресе" үтте. 

Биектау районында "Гаилә - дәүләтнең нигезе" дип исемләнгән конкурс старт алды. Чара гаилә институтының абруен күтәрүгә юнәлтелгән. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International