Түбән Каманың "Веста" гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге социаль педагогы Илиза Султанова "Әкитяләр үзәне" дип исемләнгән чара оештырды. Әлеге чара инвалид балаларны социальләштерү, әкиятләр һәм иҗади үсешкә мәхәббәт тәрбияләү максатыннан узды.
Укучыларга "Шалкан" әкиятен сәхнәләштереп күрсәтергә тәкъдим ителде. Ул балаларда яхшы кәеф, күтәренке рух уятты. Алга таба алар интеллектуаль конкурсларда катнашты. Очрашу ахырында һәр бала үзен тылсымчы итеп хис итте һәм иң изге теләкләрен теләде.