Шушы көннәрдә Бөгелмәнең "Берег Надежды" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында чираттагы "Сәламәтлек дәресе" үтте.
Педагоглар медицина хезмәткәрләре белән берлектә кече яшьтәге балалар өчен мультфильм әзерләгән иде. Олырак яшьтәге балаларга яшүсмер тормышы, вирус авырулар турында фәнни-популяр фильм күрсәттеләр.